Герб

Официальный сайт
Администрации сельского поселения
Ишлинский сельсовет
муниципального района Аургазинский район
Республики Башкортостан

Хормәтле авылдашлар! ЯҢА 2021 ЕЛ БЕЛӘН!!!

Бусагада – яңа ел. Без бәхет һәм үкенеч, шатлык һәм югалту булган узган елны искә төшерәбез. Һәрберебезнең алар үзенеке һәм без аларны истә тотачакбыз. Яңа елда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын!

 

Бәйрәм белән, дуслар! Ышанычыгыз, өметегез тормышка ашсын, бәхетегез мөлдерәмә тулып торсын. Гомерегез шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын. Шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагыдан да күбрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын.

Яңа ел яхшы хәбәрләр, яңа вакыйгалар, яңа сөенечләр, яңа танышулар алып килсен! Бер-берегезне саклап, яратып-яратылып яшәгез!

Яңа елда яңа бәхет, яңа ачышлар көтә,
Барлык булган борчуларны иске ел алып китә.
Бәхетле булыгыз, дуслар, кайгы-хәсрәт
читләсен,
Елмаюлар йөзегездән мизгел дә китмәсен!

Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык, моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен,
Кышкы бураннарга уралып!
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын!
Алда туар көннәр якты булсын!
Ходай кайгылардан сакласын!

Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар, моңаеп.

 

Ашкынып көтә күңелем, яңа ел кичен.

Бала чакта тансыклаган, мандарин исен.

Балалыктан чыга алмый, һаман йөрәгем.

Кыш бабай килер кебек, төяп бүләген.

Күңел (җүләр) өмет итеп, Кыш бабай көтә.